news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 600 балалар табибы җитми

Соңгы бер елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган 161 яшь белгеч хастаханәләргә эшкә урнашкан.

Казанда 600 балалар табибы җитми
архив/Расих Фасхутдинов

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казанның балалар поликлиникаларында 600 табиб җитми. Шәһәр Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев башкала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бездә табибларга ихтыяҗ шактый зур. Әйтик, балалар поликлиникаларында гына да 600 медицина хезмәткәре кирәк», - дип искәртте Илнур Хәлфиев.

Узган елда шәһәр хастаханәләренең табиблар белән тәэмин ителеше ике процентка артып, 78,9 процент тәшкил иткән. Бу – соңгы биш елдагы иң зур күрсәткеч.

«Соңгы бер елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган 161 яшь белгеч хастаханәләргә эшкә урнашты, табибларның кадрлар составы яшәрә бара. Бер ел эчендә пенсия яшендәге табибларның саны 10 процентка кимеде», - диде идарә җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100