Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 60 ел элек булган температура рекорды яңартылды
Бүген, 20 майда, Татарстан башкаласында 59 ел элек куелган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Казан-Аэропорт» метеостанциясендә термометр баганалары +30,9 градуска кадәр күтәрелде.
20 майда ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1967 елда «Казан» метеостанциясендә теркәлгән – ул +30,8 градус тәшкил иткән.
Бу инде май башыннан Казанда дүртенче температура рекорды. Беренче өчесе 8, 18 һәм 19 майда куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз