news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 6 меңнән артык кешедә грипп һәм ОРВИ теркәлә

Бу атнада республикабызда кискен тын юллары инфекцияләре белән 12 мең 298 кеше йогышланган

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Бу атнада республикабызда кискен тын юллары инфекцияләре белән 12 мең 298 кеше йогышланган. Авырулар саны күрсәткече 10 мең кешегә 46,8не тәшкил иткән. Узган атна белән чагыштырганда, ОРВИ йоктырган кешеләр саны 13,1 процентка арткан.
Казанда 7240 кешедә йогышлы авырулар күзәтелгән. Шул исәптән 6556 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 5,1-5,9 процентка күбрәк. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100