Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 6-8 ноябрьдә «UMMA FORUM» хәләл индустриясе күргәзмәсе узачак
Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «UMMA FORUM» проектының генераль директоры, эшмәкәр Әминә Шабанова белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе һәм татар меценаты Радик Абдрахманов һәм башкалар катнашты.
Очрашу вакытында Мәскәүдән килгән кунак «UMMA FORUM» проектын тәкъдим итте. Ул «UMMA FORUM» халыкара хәләл индустрия күргәзмәсенең Казанда 6-8 ноябрьдә узачагын хәбәр итте. Күргәзмәдә хәләл товарлар, мөселман киемнәре, финанс продуктлары, басма әдәбият, сәламәтлек өчен товарлар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Программада шулай ук лекторийлар һәм балалар өчен күңел чаралар булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз