news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 6-8 апрель көннәрендә “Мәгариф. Карьера” дип аталган махсус күргәзмә оештырыла

Быел бу чара үзәгендә Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү, Казанда 2013 елда узачак Универсиадага кадрлар әзерләү белән бәйле мәсьәләләр тора.

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте территориясендә 6-8 апрель көннәрендә унынчы мәртәбә “Мәгариф. Карьера” дип аталган махсус күргәзмә оештырыла. Күргәзмә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, КАзан шәһәре мэриясе белән берлектә уздырыла.
Елның-елында әлеге күргәзмә укучыларга Татарстан Республикасында һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү, шуның белән бергә чыгарылыш сыйныфларга һөнәр сайлауда булышлык итүне максат итеп куя. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел бу чара үзәгендә Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү, Казанда 2013 елда узачак Универсиадага кадрлар әзерләү белән бәйле мәсьәләләр тора.
Күргәзмә вакытында республиканың башлангыч, урта махсус һәм югары уку йортларының, төрле тармакларга караган кластерларның, “Универсиада өчен өстәмә һөнәри белем бирү”, “Яңа буын”, “БДИ һәм БРИ буенча сынау тестлары”, “XXI гасырның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре” дип аталган экспозицияләр тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100