news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 5нче маршрутка яңа трамвай чыга

Ел ахырына кадәр трамвай депосына кызыл төстәге 20 трамвай вагоннарының барлык партиясе чыгачак.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). “Метроэлектротранс” трамвай депосына яңа трамвай вагоны кайтты", - дип хәбәр иттеләр Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.

5нче шәһәр маршрутында тимер юл вокзалыннан “Кояшлы шәһәр” торак комплексына кадәр йөри. 

Ел ахырына кадәр трамвай депосына "Уралтрансмаш” ААҖендә җитештерелгән кызыл төстәге 20 трамвай вагоннарының барлык партиясе чыгачак.

Трамвай вагоннарын сатып алу контракты бәясе һәр вагонга 8 млн субсидияне кертеп, 340 млн сумны тәшкил иткән.

Трамвайда салонның үзгәрүчән түбән идәнле өлеше бар. Коляскалы инвалидлар өчен урта ишектә механик аппарель каралган.

Казан буйлап узган ел сатып алынган шундый җиде трамвай йөри. Алар линядә эшләгәндә үзләрен яхшы күрсәткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100