news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 5745 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән

5-11 март көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре белән 13 мең 533 кеше йогышланган

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). 5-11 март көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре белән 13 мең 533 кеше йогышланган. Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 52,5не тәшкил иткән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 9,9 процентка кимегән һәм эпидемия бусагасыннан 25 процентка түбән булган.
Бу вакытта Казанда йогышлы инфекцияләр белән чирләүнең 6475 очрагы теркәлгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 24,6 процентка югарырак. 5745 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 26,3 процентка түбәнрәк һәм эпидемия бусагасыннан 30,3 процентка кимрәк булган. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot