news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 55нче автобус юл өстендә куеп калдырылган машина аркасында юл һәлакәтенә эләккән

Казанда 55нче автобус юл өстендә куеп калдырылган машина аркасында юл һәлакәтенә эләккән

Казанда 55нче номерлы автобус тиеш булмаган җиргә куеп калдырылган автомобиль аркасында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип хәбәр иттеләр шәһәр Транспорт комитетында.

Автомобиль юл кырыенда куеп калдырылган булган, шул сәбәпле юл бик нык тарайган.

Икенче очракта 22нче маршрут автобусы тукталышка кереп туктый алмаган, чөнки анда машина куелган булган.

Ведомствода казанлыларны машиналар кую өчен урыннарны юл йөрү кагыйдәләре нигезендә сайларга чакырдылар.

«Меңләгән пассажирның иминлеге һәм барган җиренә вакытында килеп җитүе сезнең дисциплинадан тора», - дип искәрттеләр Транспорт комитетында.

news_right_1
news_right_2
news_bot