news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 54 нче юл-төзелеш һөнәр лицее ябылачак

Бу хактага карарны ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады

  (Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Казанның Мәүлетов,5 урамында урнашкан 54 нче юл-төзелеш һөнәр лицее агымдагы уку елы тәмамлангач ябылачак. Бу хактагы ТР Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
Карарда лицей Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү системасын оптимальләштерү һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре милкен нәтиҗәле файдалану максатыннан бетерелә диелгән.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына 30 көндә 54 нче юл-төзелеш һөнәр лицеен ябу буенча комиссия составын раслау, лицейны ябу тәртибен һәм срогын билгеләргә, шулай ук укучыларны ата-ана ризалыгы белән шундый типтагы башка уку учреждениеләренә күчерүне оештыру эшләре йөкләнде.
Моннан тыш министрлык 30 көндә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына ябыла торган учреждениеләрнең күчемсез милке белән нәтиҗәле файдалану буенча тәкъдим белдерергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot