news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 50 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре була

Продукция торак массивлар тирәсендә сатылачак

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү тәртибе берникадәр үзгәрәчәк. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 50 мәйданчыкта була һәм продукция торак массивлар тирәсендә сатылачак, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү өчен 6 мәйданчык билгеләнгән, Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында – 5 әр, Киров районында – 4, Совет районында – 2, Вахитов районында - 8.

Идел буе районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен 20 мәйданчык әзерләнгән. Һәр сәүдә урыны территориясе 100 кв. метр чамасы тәшкил итә.

Ярминкәләр турында тулырак мәгълүматны һәм мәйданчыкларның адреслары турында http://agro.tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100