Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 50 кешенең гомерен өзгән авиаһаләкәткә - 1 ел...
"Татарстан" авиакомпаниясенең Мәскәү-Казан рейсы белән очкан "Боинг737-500" самолеты һәлакәткә юлыгып, бик күп гаиләгә кайгы китерде
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). "Казан" халыкара аэропортындагы 50 кешенең гомерен өзгән авиаһаләкәттән соң бер ел вакыт узды.
"Татарстан" авиакомпаниясенең Мәскәү-Казан рейсы белән очкан "Боинг 737-500" самолеты 2013 елның 17 ноябрендә 19.25тә һәлакәткә юлыкты. Авиалайнер бортында 50 кеше була (44 пассажир һәм экипаждан 6 кеше - Т-И искәрмәсе), шул исәптән 2 бала да очкан.
Һәлак булучылар арасында - Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек Миңнеханов та. Шулай ук авиаһаләкәттә фән эшлеклеләре: химия фәннәре кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты хезмәткәре, танылган технолог-реставратор Татьяна Мангушева, "Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты хезмәткәрләре Евгений Князев белән Наталья Дрантусова да һәлак булды.
Тикшерү тәмамланганнан соң, һәлакәт булган урынга вафат булганнарның туганнары һәм якыннары да барды. Төп иминият һәм Татарстан Министрлар Кабинетының өстәмә резерв фонды түләүләреннән тыш, һәлак булучыларның туганнары өстәмә акчаларга да дәгъва итә алды. Шунда ук аларның мәнфәгатьләрен АКШ һәм Афина судларында якларга теләгән берничә юрист үз хезмәтләрен тәкъдим итте.
Казан аэропортында һәлакәткә юлыккан "Боинг 737" самолеты очучыларының канын тикшерү нәтиҗәсендә, наркотик һәм алкоголь билгеләре ачыкланмаган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты.
"Татарстан" авиакомпаниясе" ААҖ Директорлар Советы карары белән, һәлакәт аркасында, предприятиенең генераль директоры Әхсән Гыйниятуллин 3 декабрь көнне биләгән вазифасыннан азат ителде.
Шулай ук фаҗигадән соң Һава транспорты федераль агентлыгының Татарстан төбәкара территориаль идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаров та отставкага китте.
Россия генераль прокуроры Юрий Чайка хәбәр иткәнчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча, "Татарстан" авиакомпаниясенең очышлар куркынычсызлыгы белән идарә итү эше канәгатьләндерерлек булмаган.
2013 елның декабрендә Һава транспорты федераль агентлыгы боерыгы белән авиакомпаниянең сертификация таләпләрен үтәмәү фактлары ачыклану сәбәпле, "Татарстан"авиакомпаниясе" ААҖнең эксплуатант сертификаты гамәлдән чыгарыла.
Агымдагы елның сентябрендә Дәүләтара авиация комитеты (ДАК) хәбәр иткәнчә, Казан аэропортында "Боинг 737" һәлакәткә юлыккан вакытта авиация техникасы эшләүдән баш тарту билгеләре табылмаган. Тикшерүнең ахыргы нәтиҗәләре әлегә юк.
Бүген аэропорт территориясендә фаҗига корбаннары истәлегенә куелган мемориаль такта янында чәчәкләр салу була.
Теләгән кешеләр ул урынга кадәр "Аэроэкспресс"та бара ала. "Казан" аэропорты - "Казан" тимер юл вокзалы маршруты буенча 8.00дән 13.00гә кадәр бушлай йөрү оештырыла.
Бүген Татарстанның барлык мәчетләре, храм һәм монастырьларында дини гыйбәдәтләр вакытында мәрхүмнәр рухына дога кылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз