news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 5 яшьлек Лилиана Сабировага багышланган хәйрия концерты узачак

«Татар-информ» хәйрия концертыннан туры трансляция алып барыр, дип көтелә.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Сәйдәш” мәдәният йортында 5 яшьлек Лилиана Сабировага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак. “Татар-информ” сайтында әлеге чарадан туры трансляция булачак.

Хәйрия концертын оештыру белән шөгыльләнүче “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова әйтүенчә, Лилианада фанкони анемиясе, ягъни кан рагының бер төре. Кызны вакытында дәвалау өчен, акча җыярга кирәк. Эстраданың бер төркем җырчылары Сабировлар гаиләсенә матди ярдәм күрсәтергә җыена.

Концерт бүген, 13 ноябрьдә “Сәйдәш” мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә башлана. Хәйрия концертында Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илзидә Госманова, Регина Тимербулатова, Айгөл туташ, Гөлнара Габидуллина, Алмаз Рәхимов, Игорь Дмитриев, Зөлфирә Шәйдуллина, Лилиана Газизова, “Рәвешләр” юмор театры, Азат Тимершәех, Асаф Вәлиев, Рөстәм Гыйлфанов, Сөмбелә Яркәева, Нурзадә, Айнур Моратов, Ильяс Халиков, Рамил Хәйретдинов, Альбина һәм Илназ Хәнәфиевлар, Ленара Баһаутдинова, Мурат Гайсин, Илфат Шәяхов катнаша. Тамашаны Гөлүсә Ахунова белән Рамил Хәйретдинова алып бара.

Трансляцияне карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/129/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100