Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 5-7 декабрьдә «Казаныш» архитектура форумы узачак
Казанда 5-7 декабрьдә «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы узачак. Аны оештыруга 27 миллион сум бүлеп бирәчәкләр. Бу дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан билгеле булды.
Чара «Төрлелекнең бердәмлеге» темасына багышланачак. Подрядчы вакыйганы уздыру өчен мәйданчык бирергә, төзелешне, аны техник яктан тәэмин итүне, катнашучыларны теркәүне, дизайн һәм фирмалы стиль булдыруны, персонал белән тәэмин итүне, спикерлар өчен яшәү, очу һәм бару-кайтуны, чараларны тәрҗемә итүне оештырырга һәм башка эшләр башкарырга тиеш була.
Шул ук вакытта, документлар нигезендә, чараны Казанның тарихи үзәгендә ябык мәйданчыкта уздырырга планлаштыралар. Аның гомуми мәйданы 29 мең квадрат метрдан да ким булмаска һәм бер үк вакытта 2 меңнән дә ким булмаган тамашачыны сыйдырырга тиеш. Биредә дүрт лекторий, остаханәләр, спикерлар өчен зона, матбугат үзәкләре, нетворкинг зоналары, фотога төшү өчен зона урнаштырылачак.
Ким дигәндә тугыз илдән 60тан 80гә кадәр спикер киләчәк, дип көтелә. Казанга халыкара экспертлар Бразилия, Һиндстан, Иран, Катар, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Эфиопиядән килер, дип планлаштырыла. Бу илләрдән белгечләр катнашу – мәҗбүри.
Заказчы – Казанны үстерү институты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз