news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда 4911 кешедә грипп һәм ОРВИ күзәтелгән
14-20 май көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 9 мең 68 кешедә теркәлгән
Скопировать ссылку
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). 14-20 май көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 9 мең 68 кешедә теркәлгән. Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 35,18не тәшкил иткән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 23,9 процентка кимегән һәм эпидемия бусагасыннан 3,8 процентка түбән булган.
Бу вакытта Казанда йогышлы инфекцияләр белән чирләүнең 5657 очрагы теркәлгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 6,3 процентка артык. Шул исәптән 4911 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 4,3 процентка күбрәк һәм эпидемия бусагасыннан 6,1 процентка түбән булган. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot