news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 45 яшьлек җәяүле машина астында калып һәлак булган - видео

Бүген җирле Telegram-каналларда Казанда җәяүле үлеменә китергән юл һәлакәте видеосы чыкты.

Фаҗига Воровский урамындагы Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы парковкада була. Җәяүле машина каршында егыла һәм автомобиль астында калып һәлак була.

38 яшьлек машина йөртүче сүзләренчә, ул юлны ярамаган урында чыгарга теләгән җәяүлене күрмәгән.

Нәтиҗәдә, шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 45 яшьлек ир-ат урында ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot