news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 430 биюче брейкинг буенча дөнья рекорды куйды

Казанда 430 биюче брейкинг буенча дөнья рекорды куйды
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

19 августтан 20 августка каршы төндә Казанның Үзәк стадионында Россиянең 127 шәһәреннән, шулай ук Тайвань, Япония, Германия һәм Казахстаннан 430 биюче берьюлы өзлексез рәвештә ун windmill («гелик») элементын башкарды. Акция брейкинг һәм урам сәнгате буенча «Комбонейшн» XVIII халыкара турниры кысаларында узды һәм Татарстанда брейкинг үсешенең 40 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.

Ведомство мәгълүматы буенча, 2019 елдан «Комбонейшн» катнашучылары дөньякүләм брейкинг-рекордлары куя. 2020 елда «АК барс» Көрәш сараенда 100 кеше ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан синхрон рәвештә баш өстендә әйләнде. 2025 елда «Урам» экстрим-паркында 80 кеше Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан синхрон рәвештә 10 «твист» сикерде. Яңа рекорд бу традицияне тулыландырды.

Акциядә 8 яшьтән 50 яшькә кадәрге биючеләр катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot