news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 41 яшьлек исерек ир күршесенең ишегенә пистолеттан аткан

Күрше хатын бу кешегә спиртлы эчемлек бирмәгән булган.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Казанда 41 яшьлек исерек ир-ат күршесенең ишегенә берничә тапкыр пистолеттан аткан. Бу хакта "Татар-информ”га Росгвардиянең Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

9 майда Совет районының Ломжинская урамындагы торак йорт подъездында атыш турында кичке уннар тирәсендә хәбәр ителгән. Урынга килгән росгвардиячеләр кулында пистолет булган 41 яшьлек ирне күреп алган. Ул үз гамәлләләре өчен җавап бирә алмаган.

Соңрак ачыкланганча, беркайда да эшләмәүче Казан кешесе күршесеннән спиртлы эчемлек сораган. 51 яшьлек хатын-кыз аның үтенечен башкармаган. Исерек ир үч итеп, өеннән “Оса” травматик пистолетын алып чыккан һәм берничә тапкыр күршесенең ишегенә аткан.

Тәртип бозучыны тоткарлаганнар. Аның травматик пистолет йөртергә рөхсәт итүче документлары булмаган. Хәзер ир-ат полиция бүлегендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100