news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 400гә якын мәктәп укучысы БПЛА проектларга өйрәнә

Казанда 400гә якын мәктәп укучысы БПЛА проектларга өйрәнә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда 398 мәктәп укучысы пилотсыз авиация системаларын проектлау, хезмәт күрсәтү һәм идарә итү күнекмәләрен үзләштерә. Шәһәр мэриясе матбугат үзәге Мәгариф идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, бу уку елында мәгариф оешмалары базасында 22 профильле түгәрәк ачылган.

Дәресләр алты учреждениедә: 6нчы һәм 179нчы гимназияләрдә, 35нче һәм 83нче лицейларда, лицей-инженерлык үзәгендә, шулай ук Казанның Б.К. Кузнецов исемендәге кадет мәктәбендә уза. Моннан тыш, укулар В.П.Чкалов исемендәге техник иҗат үзәгендә оештырылган. Биредә шулай ук даими рәвештә авиамодельләштерү ярышлары үткәрелә.

Укыту мәйданчыкларын заманча җиһазлар белән тәэмин итү «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot