Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 400дән артык мохтаҗ гаиләгә гошер сәдакасы бирелде
Татарстанда барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелды.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 400дән артык аз керемле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Татарстанда барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Балык Бистәсе (75 т), Балтач (43,5 т) һәм Чирмешән (40 т) районнары алып тора. Шулай ук Питрәч районы (30 т), Чүпрәле районы (27 т), Саба районы (26 т), Биектау, Әтнә, Кукмара районнары (25әр тонна), Мамадыш районы (20 т) зур активлык күрсәтте.
Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде.
Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз