Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 4 ноябрьдән Кемерово курчак театры гастрольләре башлана
Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе арасында төзелгән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында үткәрелә.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Казанга Кемерово курчак театры килергә җыена. Аркадий Гайдар исемендәге Кузбасс курчак театры 4-7 ноябрь көннәрендә безнең сәхнәдә өч спектаклен күрсәтә, дип хәбәр итә «Экият» татар дәүләт курчак театрының матбугат үзәге.
Кемерово театры Казан тамашачысына «Заколдованный лес», «По щучьему велению» һәм «Золотой цыпленок» курчак спектакльләрен алып килә.
Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе арасында төзелгән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында үткәрелә.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры апрель аенда Кемеровода гастрольләрдә булды инде. Артистлар Адель Хәеровның «Өч кыз», Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча «Су анасы» һәм Борис Вайнер инсценировкасы буенча «Цветик-семицветик» әкиятләрен алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз