news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 4 балалар лагерен ремонтлау өчен ярты миллиард сумга якын акча бүленгән

Киләсе елда Татарстан башкаласында алты балалар лагерен яңарту күздә тотыла.

Казанда 4 балалар лагерен ремонтлау өчен ярты миллиард сумга якын акча бүленгән
архив

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дистә еллар эчендә беренче тапкыр Казанның балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү өчен 470 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу «Җәй – балаларга» лагерьларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булган. Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә быел дистә еллар эчендә беренче тапкыр Казанның балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау өчен моңарчы күрелмәгән күләмдә – 470 миллион сум акча бүлеп бирелде», - дип хәбәр итте докладчы.

Казанның «Заречье», «Восток», «Юнитур» һәм «Молодежный» лагерьлары тулысынча төзекләндереләчәк. «Заречье» лагереның ике корпусында капиталь ремонт эшләре 20 июньдә төгәлләнәчәк һәм бирегә балалар ял итәргә килә алачак.

«Восток» лагере хәзер казарма тибындагы дүрт корпустан гыйбарәт. Аның урынына душ бүлмәләре, санузеллар (һ.б.) булган сигез бер катлы корпус калкып чыгачак. Быел «Молодежный» лагеренда да төзекләндерү эшләре тәмамланачак. «Юнитур» лагерен да реконструкция көтә. Биредә яңартылган җәйге өйләр «үсеп» чыгачак, спорт мәйданчыклары төзеләчәк, ашханәгә капиталь ремонт ясалачак.

Әлеге лагерьларның үткәрү мөмкинлеге бер сезонда мең кешегә артачак. Аларның өчесе реконструкциягә ябылачак. «Заречье» исә беренче сменада чикләнгән режимда эшләячәк.

Киләсе елда Казанның алты балалар лагерен яңарту күздә тотыла. Алар арасында ике спорт лагере («Экран» һәм «Молодая гвардия») да бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100