news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 4 айда 53 бала юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән

14-25 майда ЮХИДИ инспекторлары укучылар белән лекцияләр үткәрәчәк һәм җәй көне юлларда йөрү кагыйдәләрен искә төшерәчәк.

Казанда 4 айда 53 бала юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән
архив/Салават Камалетдинов

 (Казан, 11 май, “Татар-информ”). Казанда 4 айда 53 бала юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән. Статистика буенча һәр бишенче юл һәлакәтендә балалар җитди имгәнү алалар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар еш кына рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыга.

Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысыннан күбесе 7 яшьтән 13 яшькәчә балалар катнашында була. Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, балалар еш кына 13.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр аралыкта юл һәлакәтенә эләгә.

14-25 майда ЮХИДИ инспекторлары укучылар белән лекцияләр үткәрәчәк һәм җәй көне юлларда йөрү кагыйдәләрен искә төшерәчәк.

14 майдан 3 июньгә кадәр ЮХИДИ инспекторлары “Игътибар – балалар!” чаралар комплексын үткәрәчәк. Чаралар беренче чиратта юл һәлакәтендә балалар травматизмын кисәтүгә юнәлдереләчәк.

15, 17 һәм 22 майда “Юлда яшь җәяүле!” рейдлары узачак. Юл иминлеге хезмәте инспекторлары Яшь инспекторлар һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклаячак.

Шулай ук Игорь Новиков ата-аналарга балаларына көн саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерергә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100