news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 38 мәктәп һәм 94 балалар бакчасы хәләл ит ризыклары белән тәэмин ителә

Балаларга ярымфабрикат рәвешендәге хәләл ит ризыклары ашатыла.

Казанда  38 мәктәп һәм 94 балалар бакчасы хәләл ит ризыклары белән тәэмин ителә
dumrt.ru

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Казан шәһәренең 94 балалар бакчасы һәм 38 мәктәбе ярымфабрикат рәвешендәге хәләл ит ризыклары белән тәэмин ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Терлек һәм кош ите, шулай ук пилмән, сосиска һ.б. шундый ит эшләнмәләре белән балалар оешмаларын «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыяте тәэмин итә.

Әлеге оешмада хәләл продукция җитештерү өчен шартлар тудырылган һәм ул ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты Комитеты тарафыннан даими рәвештә тикшерелеп торыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot