news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 35 шәхси хуҗалык су астында калган

Ташу Салмачы бистәсенең Әтнә һәм Камышлы урамнарына кадәр килеп җиткән.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Казанда берьюлы 35 шәхси хуҗалык су астында калган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Салмачы бистәсенең Әтнә һәм Камышлы урамнары су астында калган. Анда су биеклеге 30 сантиметрга кадәр җитә.

Буа, Азнакай һәм Норлат районнарының кече сулы елгалары аша салынган күперләрне дә су баскан.

Кәче торак пунктына илтә торган грунт юл шулай ук су астында калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot