Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 35 мәчеттә тәравих вакытында Изге Коръәнне тулысынча хәтем кылачаклар

Бүген кояш баю белән, изге Рамазан ае башланып китте. Ул 29 мартка кадәр дәвам итә. Беренче тәравих намазы бүген ястү намазыннан соң укыла. Казандагы 35 мәчеттә тәравих намазлары вакытында хәтем кылу (Коръәнне тулысынча уку) да оештырылган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтендә үткән матбугат очрашуында игълан иттеләр.
«Рамазан ае дәвамында Казан һәм Татарстан мәчетләрендә күмәк тәравих намазлары укыла. Кайбер мәчетләрдә шулай ук хәтем кылу – тәравих вакытында Изге Коръәнне тулысынча уку оештырылачак. Бер ай эчендә Коръәнне тулысынча уку – мөселманнар өчен сөннәт гамәл булып тора һәм зур саваплы эш дип санала», диелә оештыручылар тараткан белешмәлектә.
Мәчетләр исемлеге:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары:
- «Нур-әл Ислам» мәчете (Төньяк бистәсе, Муса Бигиев ур., 36);
- «Тәүфикъ» мәчете (Лечебная ур., 7);
- «Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66А);
- «Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3к2);
- «Өмет» мәчете (Борисоглебский бистәсе, Мәктәп ур., 4А);
- «Фатиха» мәчете (Кадышево бистәсе, Рихард Зорге ур., 2А);
- «Рәхмәтулла» мәчете (Симонов ур., 2).
Киров һәм Мәскәү районнары:
- «Ярдәм» мәчете (Серов ур., 4А);
- «Сөләйман» мәчете (Ютазы ур., 8);
- «Бишбалта» мәчете (Кызыл Армия ур., 27);
- «Әхмәдзәки» мәчете (Осиново тыкрыгы, 16А);
- «Миргазиян» мәчете (Декабристлар ур., 111).
Совет районы:
- «Әхтәм» мәчете (Киндери бистәсе, Азин ур., 101А);
- «Гаилә» мәчете (Җәүдәт Фәйзи ур., 2);
- «Рәшидә» мәчете (Вознесение бистәсе, Чәчәкле ур., 24);
- «Сәләх» мәчете (Мамадыш тракты, 18);
- «Валидайн» мәчете (Тамчы ур., 42);
- «Шәрафетдин» мәчете (Җиләкле ур., 6Д);
- «Бохара» мәчете (Дальний бистәсе, Бохара ур., 3А).
Вахитов һәм Идел буе районнары:
- «Кол Шәриф» мәчете (Казан Кремле, 13);
- «Зәңгәр» мәчете (Фатыйх Кәрим ур., 19/8);
- «Галиев» мәчете (Габдулла Тукай ур., 40/22);
- «Кабан арты» мәчете (Һади Такташ ур., 26);
- «Әмәт» (Әмәт бистәсе, Дача ур., 3А);
- «Ирек» мәчете (Федосеев ур., 5);
- «Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48А);
- «Әниләр» мәчете (Газовая ур., 18);
- «Әл-Иман» мәчете (Магистраль ур., 22);
- «Ал Таң» мәчете (Габдеррәхим Утыз Имәни исемендәге, Дубравная ур., 2В);
- «Рөстәм» мәчете (Хороводная ур., 58);
- «Әтиләр» мәчете (Кояшлы бистәсе, Күлбаш ур., 13);
- «Хүзәйфә» мәчете (Юлиус Фучик ур., 52, 1 корп.);
- «Розовая» мәчете (Мәҗит Гафури ур., 67);
- «Мәрҗәни» мәчете (Каюм Насыйри ур., 17);
- «Иман энҗесе» мәчете (Вишневский ур., 12).
Мәчетләр исемлеге тулыланырга мөмкин, диде оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз