Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 349 млн сумга Сәламәтлек саклау министрлыгы биналары комплексы төзеләчәк
Эшләрне 20 июньдә башларга, ә 2020 елның 31 декабренә тәмамларга планлаштыралар.
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен гомуми суммасы 349 млн сум булган биналар комплексы төзелә башлаячак. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Төзелеш-монтаж һәм башка эшләргә, шул исәптән җиһазларны урнаштыруга һәм монтажлауга финанслау лимиты: 349 млн 250 мең 893 сум», – дип билгеләп үтелә тендер документларында.
Зур Урам урамы, 1а йорт адресы буенча урнашкан участокта мөмкинлекләре чикле кешеләргә керү уңайлыгы булган 46 машина кую урынына ике катлы парковка, биш катлы административ-тикшеренү бинасы һәм ике катлы ярдәмче бина барлыкка киләчәк.
Төзелеш республика бюджетыннан финансланачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз