news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 34 зират тәртипкә китереләчәк

Әлеге максатларга шәһәр бюджетыннан 3,1 миллион сум акча сарыф итү күздә тотыла.

Казанда 34 зират тәртипкә китереләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Казанда барлыгы 34 зиратта 1700дән артык карт агачны кисәчәкләр. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта тендер урнаштырылган.

Документта әйтелгәнчә, агачларны Арча, Архангель, Самосырово, шулай ук Дәрвишләр, Отар, Победилово, Юдино, Константиновка һ.б. бистәләрдәге зиратларда (барлыгы 34 каберлектә) кисү күздә тотыла. Эшләр 325 гектар мәйданда башкарылачак.

Карт агачларны аударып, зираттан чыгарганда, подрядчы әлеге территориядәге кабер ташлары, чардуганнар һ.б. милеккә зыян китермәскә тиеш.

Әлеге максатларга шәһәр бюджетыннан 3,1 миллион сум акча сарыф итү күздә тотыла. Эшләр быелның ахырына төгәлләнергә тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot