news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 300 активист Татарстанның иң зур әләмен җәелдерде

Казанда 300 активист Татарстанның иң зур әләмен җәелдерде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Казан» гаилә үзәге янында Татарстанның иң зур әләмен җәелдерделәр. Студентлар, мәктәп укучылары һәм активистлар 50х25 метр зурлыктагы әләмне ачты. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге хәбәр итә.

Чара бүген, 29 ноябрьдә, билгеләп үтелә торган республиканың Дәүләт әләме көненә багышланган. Патриотик акцияне «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәмендә Яшьләр институты оештырды.

ТИСБИ университеты студенты Константин Пчелов фикеренчә, мондый чаралар күбрәк катнашучыларны, бигрәк тә яшьләрне җәлеп итәргә тиеш.

«Без студентлар составы белән Татарстан әләмен ачканда, Ватаныбыз өчен горурлык һәм ватанпәрвәрлек хисе кичердек. <...> Бу, чыннан да, дөрес. Татарстанда яшәүчеләргә сәламәтлек, бәхет һәм республикабыз өчен горурлык телим!» - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, Татарстан Дәүләт әләме көне бердәмлек һәм татулыкның чын символына әверелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100