news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 30 нчы маршрут автобусы бер көнгә бушлай булачак

Казанда 30 нчы маршрут автобусы бер көнгә бушлай булачак
Фото: ТР Диния нәзарәте

28 ноябрьдә «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында Казан автобус маршрутларының берсе бушлай булачак. 30 нчы маршрут автобусы (борт номеры – 704) иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр шәһәр халкын түләүсез йөртәчәк. Мондый бүләкне башкала халкына быел инде икенче тапкыр ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ясый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

30 нчы маршрут очраклы сайланмаган: ул шәһәрдә иң озын маршрутларның берсе санала һәм бу автобусларда халык һәрвакыт күп була, диелә хәбәрдә.

Бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсенә «Благотворительный маршрут БФ «Закят» дип язылган язу куелган, ә автобус эче төсле шарлар һәм хәйрия турында банерлар белән бизәлгән.

Шунысы игътибарга лаек, 30 нчы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм саваплы гамәлләр башкару фазыйләтләре белән якыннанрак таныша алачак. Бу көнне шулай ук qr-код буенча иганә кертү мөмкинлеге дә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot