Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 30 кеше янгыннан коткарылды
Фаҗига Бертуган Касимовлар урамында урнашкан 6а номерлы йортта килеп чыга.
(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Бүген 13.10 сәгатьтә бердәм 112 "Ашыгыч ярдәм" чакыру номерына Казанның Бертуган Касимовлар урамында урнашкан 6а номерлы йортта янгын чыгуы тарында мәгълүмат килеп ирешә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш Идарә матбугат хезмәтеннән.
Вакыйга урынына №2, №5, №7, №48 янгын-коткару бүлекләренең хезмәткәрләре җибәрелә. Коткаручылар йортның 8нче катында урнашкан фатир януын күреп ала. Фаҗига урынында газ һәм төтеннән саклый торган ике төркем хезмәткәрләре эшли, баскыч буенча 30 кеше эвакуацияләнә.
Ут 13.28 сәгатьтә туктатыла. Янгын нәтиҗәсендә тулысынча ике бүлмә янып бетә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз