news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 3 меңнән артык йортның түбәсен чистартуга ихтыяҗ бар

Шәһәр хакимияте йорт түбәләреннән, балкон өсләреннән боз сөңгеләре эленеп торган очраклар турында хәбәр итүне үтенә

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Казан шәһәрендә 3 меңнән артык торак йорт һәм офис бинасының сөзәк түбәсе тыгызланган кар һәм боз сөңгеләреннән чистартуны таләп итә. Күп фатирлы торак йортларның түбәләрен идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте чистартырга тиеш, сәүдә предприятиеләрендә, офис биналарында һәм төрле учреждениеләрдә бу эшне милекчеләр яки аларны баланста тотучылар оештырырга тиеш, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Әгәр торак йорт яки офис бинасы түбәләрендә боз катып, сөңгеләр эленеп торуы күзәтелсә һәм янәшәдә үтеп-сүтеп йөрүчеләргә куркыныч янаса, өстән кар һәм боз вакытында җыеп алынмаса, шәһәр халкы Казан хакимиятенә, төгәлрәге, Башкарма комитетның административ комиссия һәм административ контрольны координацияләү идарәсенең 292-31-37 “кайнар линия” телефонына яки экология милициясенә 236-66-66 телефоны буенча хәбәр итә ала, диелгән әлеге хәбәрдә.

Түбәне кар һәм боздан чистарту аеруча куркыныч эшләрдән санала, моны 18 яше тулган һәм сәлаәмтлеге буенча мөмкинлеге булган эшчеләр генә башкара ала. Шушы максаттан, подряд оешмаларының кимендә 3 кешедән торган бригадасы оештырыла. Кар бәреп төшерә бшлаганчы, узып йөрүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен, машина һәм җәяүлеләр юлы (тротуар) кешеләр һәм машиналардан төшәсе кар киңлегендәге урында азат ителә, эш барышында дежур торучылар билгеләп куела. Шушы ук тәртиптә йорт балконнары һәм кеше керә-чыга торган тышкы ишек өсләре түбәсе дә чистартыла. Ләкин бу эшләр көчле җил һәм төнлә белән башкарыла алмый, диелгән игъланда.

news_right_1
news_right_2
news_bot