news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2нче төзәтү колониясендә чыккан янгын сүндерелгән - видео

Янгын өч катлы торак корпусның хөкем ителгәннәрнең шәхси әйберләре саклана торган бүлмәдә чыккан.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Казанда 2нче төзәтү колониясендә янгын чыккан.

Янгын бүген иртәнге 7дә өч катлы торак корпусның хөкем ителгәннәрнең шәхси әйберләрен саклау өчен бүлмәдә чыккан. Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән.

Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, барлык хөкем ителгәннәр бинадан чыгарылган. Зыян күрүчеләр юк. Вәзгыять контрольдә.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Шуны әйтергә кирәк, колония 1652 кешегә исәпләнгән. Колония территориясендә медицина бүлеге, чуен эшләнмәләр җитештерү производствосы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot