Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2нче Азино урамында киләсе уку елына яңа мәктәп ачыла
Белем йорты 1224 укучыга исәпләнгән.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда яңа уку елына 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп 2нче Азино урамында ачылу планлаштырыла. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа мәктәп өч катлы бинада булачак, подвалы да бар. Гомуми мәйданы – 25,8 мең квадрат метр. Мәгариф йорты блокларга бүленәчәк: башлангыч һәм югары сыйныфлар өчен аерым каралган, спорт блогында ике бассейн һәм ике спортзал булачак, шулай ук гомуми туклану блогы булдырыла. Мәктәп федераль һәм республика бюджеты акчаларына быел төзелә башлады. Генераль подрядчысы - «Фортекс» ҖЧҖ, подрядчысы – «Ак таш» ҖЧҖ. Хәзерге вакытта нигезе казылган, субайлар кагылган, монолит каркас эшләре бара.
“Барлык эшләр дә килештерелгән, акча бүленгән, төзелеш бара», – дип хәбәр итте бүген төзелештә булган Татарстан башкаласына мэры Илсур Метшинга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.
Шәһәр башлыгы директор сайлаганда кандидатураның Совет районыннан булуына, аның бу районның традицияләрен белүенә игътибар итүләрен искәртте. «Микрорайон зур, бик мөһим һәм ул төрле: биредә шәхси йортлар да, күп фатирлылар да, шул исәптән социаль ипотека йортлары да шактый. Шуңа да директор сайлауны җентекләп уйларга кирәк», – дип билгеләп үтте мэр.
«Вазгыятьнең катлаулы булуына карамастан, һәр елны без яңа мәктәп сафка бастырабыз. Федераль программага һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка безгә ярдәмле булганнары өчен бик рәхмәтлебез, – дип өстәде ул. – Икенче сменада укучы балалар саны күп, шунлыктан яңа мәктәпне балалар да, әти-әниләре дә бик көтә, без дә көтәбез».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз