news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 29 сентябрьгә кадәр Сибгат Хәким урамы өлешчә ябыла

Урам ябылу "61-18 номерлы торак йорт" объекты территориясенә керү юллары салу белән бәйле.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казанда 2 сентябрьдән Сибгат Хәким урамының 5 нче номерлы йорт янындагы өлеше ябыла. Вакытлыча чикләү 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Урам ябылу “61-18 номерлы торак йорт” объекты территориясенә керү юлы салу белән бәйле, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.

Шәһәрнең Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләренә буйсынырга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot