Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 29 сентябрьдә Россия – Иран матчы вакытында алкоголь сатуны чикләячәкләр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия һәм Иранның ир-атлар җыелма командалары арасында футбол буенча халыкара матч үткәрү көнендә алкоголь продукциясен сатуны чикләү турында карар кабул итте. Документ Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган.
Карар нигезендә, 2026 елның 29 сентябрендә Казанда билгеле бер территорияләр чикләрендә, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет һәм Чернышевский урамнарындагы сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату тыела. Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь сату гына искәрмә бклачак.
Чикләүләр кертелгән территорияләр арасында – «Спутник» гараж-төзелеш кооперативы районы, Академик Лаврентьев урамы, Балалар паркы, «Континент» районы һәм Нечаев урамы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз