news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда 29 ноябрьдә Корбан бәйрәменә багышланган чара уза
Корбан гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 29 ноябрьдә “Уникс” концерт-спорт комплексында Корбан бәйрәменә багышланган чара уза. Программада – Корьән уку, дин әһелләренең чыгышлары, ир-атлар башкаруында җыр һәм биюләр, КВНчыларның уеннары, зал белән викторина, лекция һәм кыска метражлы фильм күрсәтү каралган.
Корбан гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә. Шәригать билгеләмәсендә исә корбан “гыйбадәт нияте белән билгеле бер шартларга туры килгән хайванны махсус вакытта Ислам кагыйдәләре буенча чалу” дигәнне аңлата. Корбан бәйрәме көннәрендә корбанлык сатып алырга мөмкинлеге булган мөселманнарга корбан чалу тиешледер дип китерелә.
Тарихтан билгеле булганча, Ибраһим галәйһиссәлләмнең озак еллар баласы булмый. Ибраһим г.с.: “Әгәр углым булса, мина аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем “, - дип нәзер әйткән була. Ибраһим галәйһиссәлләм малаен бугазларга җыенганда, Җәбраил фәрештә килеп, корбан итеп чалдырмаган. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, углы урынына бер куй китереп, шуны корбан итеп кылырга кушкан. Шуннан соң Ибраһим г.с., углын азат итеп, аның урынына шул куйны корбан итеп чалган.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot