news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 28 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене кулга алдылар

21 яшьлек Дамир Төхвәтуллин хатын-кызны үтергән һәм фатирыннан ноутбук белән планшетын алып чыккан.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Казанда яшәүче 28 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп кулга алынган 21 яшьлек Дамир Төхвәтуллинның психик яктан проблемалары булуы хакында билгеле булды.

  • 28 мартта Казанда хатын-кызны үтерү очрагы теркәлгән. Яллап яши торган фатирда хатын-кызның мәетен бергә яши торган ире тапкан. Шулай ук хатын-кызның әйберләре дә югалган.

“Төхвәтуллинның гаебе җинаять урынын карау һәм аның күрсәтмәләре буенча раслана”, - диде тикшерүче.

Ул фатирда акча тапмаган. Ноутбук, планшет һәм телефонны икенче каттан тәрәзәдән ыргыткан һәм үзе дә сикергән. Планшет ватылган, ә ноутбук блокировать ителгән булган һәм ул аны ташлаган.

“Мин кулга алуга риза, тагын нинди вариантлар була ала? Казанда торагым юк”, - диде Дамир Төхвәтуллин.

Суд Төхвәтуллинны июльгә кадәр Тикшерү изоляторына урнаштыру турында карар кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100