news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 28 яшьлек кызны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзлиләр

Һәлакәт дүшәмбе, 11 декабрьдә, Батыршин һәм Коләхмәтов урамнары чатында булган.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Казанда 28 яшьлек кызны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан китеп барган машина йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре эзли. Бу хакта “Татар-информ”га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

“11 декабрьдә 7 сәгать 50 минутта Батыршин һәм Коләхмәтов урамнары чатыннан баручы машина 28 яшьлек кызны бәрдергән. Автомобиль юл-транспорт һәлакәте урынынан китеп барган”, - дип ачыклык керттеләр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Авариядә хатын-кызның аяклары имгәнгән. 

Вакыйганың шаһитларын 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100