news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 28 сентябрь-3 октябрь көннәрендә Завойский укулары уза
Быел күренекле физик Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы ачылуга 65 ел тула
Скопировать ссылку
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда 28 сентябрь-3 октябрь көннәрендә Завойский укулары уза. Әлеге җыен “Магнит резонансының заманча үсеше” халыкара симпозиумы буларак оештырыла. Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия быел 2 октябрьдә тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең зур залында тапышырыла.
ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайт хәбәрләренә караганда, быел күренекле физик Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы ачылуга 65 ел тула.
Симпозиум үз эшен 30 сентябрьдә Россия Фәннәр академиясенең Казан фән үзәгендә башлап җибәрәчәк. 1 октябрьдә профессор М.Зариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган махсус фәнни сессия булачак. Бу көнне үк Казан дәүләт университетының актлар залында яшь физикларга Казан шәһәренең Е.К.Завойский исемендәге премиясе тапшырылачак. 2 октябрьдә симпозиум үз эшен дәвам итәчәк.
Билгеле булганча, Е.К.Завойский исемендәге халыкара премия 1991 елда профессор Ким Салихов инициативасы белән гамәлгә куелды. Әлеге премия фәннең теләсә кайсы өлкәсендә электрон парамагнит резонансы куллану яки үстерүгә сизелерлек өлеш керткән өчен бирелә. Лауреат диплом, медаль һәм 1000 АКШ доллары блән бүләкләнә. Лауреатның үз хезмәте турындагы лекциясе "Applied Magnetic Resonance " халыкара журналында басыла.
Бу премия Е.К.Завойский исемендәге физика-техника институты, Казан дәүләт университеты, ТР Фәннәр академиясе һәм "Applied Magnetic Resonance " халыкара журналын нәшер итүче Шпрингер-Ферлаг нәшрияты тарафыннан хупланган һәм фәнни казанышлар өчен саллы премия буларак югары халыкара бәя алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2