news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 27 яшьлек ир-ат йөргән кызына көнләшү аркасында яшь егетне үтергән

20 яшьлек егет мәетен Новаторлар урамындагы чокырдан тапканнар.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Казанда 27 яшьлек ир-ат көнләшү аркасында яшь егетне үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.

27 яшьлек ир-ат һәм 20 яшьлек егет арасында ызгыш көнләшү аркасында килеп чыккан. Өлкәнрәге кыз белән күптән түгел аерылышкан булган. Әмма ул кызның шушы егет белән очрашуын белеп, егетне аңлашуга чакырган.

Очрашу урыны итеп, кеше аз йөргән Новаторлар урамы янындагы урын сайланган. Сүз белән генә аңлаша алмагач, 27 яшьлек егет пычак чыгарып, 20 яшьлек егетнең эченә кадаган. Анысы алган җәрәхәттән урында ук үлгән. Үлгән егетнең иптәше бу хәлләрне күреп торган һәм ул полиция чакырган.

Полицейскийлар кайнар эздән шикләнелүчене тоткарлаган. 27 яшьлек ир-ат үз гаебен танымаган. Хәзер аны сак астына алу мәсьәләсе карала.

Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100