Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 27 яшьлек ир-ат элиталы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән
Гадәттән тыш хәл кичә Сибгат Хәким урамындагы йортларның берсендә булган.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанда 27 яшьлек ир-ат элиталы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Сибгат Хәким урамындагы элиталы йортның дүртенче кат тәрәзәсеннән ир-ат егылып төшү турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 16.28 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, зыян күргән 27 яшьлек ир-атны подъезд кыегыннан төшереп, ашыгыч ярдәм бригадасы табибларына тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз