Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 27-28 майда мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының өченче фестивале уза
Фестиваль кысаларында 10 номинация буенча “Каләм” бәйгесе һәм югары әзерлекле белгечләр тарафыннан остаз мәктәпләрен оештыру көтелә
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Казанда 27-28 майда мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының өченче фестивале уза. Фестивальне ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифенә булышлык итү фонды белән берлектә уздыра. Фестивальнең мәгълүмати партнеры – Татарстан Республикасының “Татмедиа” масакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Фестиваль кысаларында мөселман журналистларының икенче бөтенроссия конференциясен үткәрү көтелә. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән әйдәп баручы мөселман журналистлары катнаша. Шулай ук 10 номинация буенча “Каләм” бәйгесе һәм югары әзерлекле белгечләр тарафыннан остаз мәктәпләрен оештыру көтелә.
Мөселман журналистлары арасында уза торган “Каләм” бәйгесенә 2008 елның ноябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр вакытлы матбугатта, интернетта чыккан, телерадиоэфирда дөнья күргән, аерым китап итеп бастырылган татар һәм рус телләрендәге журналист материаллары тәкъдим ителә ала. Материаллар 2010 елның 26 маеннан да соңга калмыйча, махсус комиссия тарафыннан карап бәяләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз