news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 264 социаль учреждениедә кабат җылылык бирелде

Казанда 264 социаль учреждениедә кабат җылылык бирелде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Дүшәмбе иртәсендә, 6 майда, Казанда 264 социаль өлкә учреждениесенә җылылык бирелде, алардан җылылык җибәрүгә гаризалар алынды. Алар арасында 185 балалар бакчасы, 39 мәктәп, 35 сәламәтлек саклау объекты, 5 физик культура һәм спорт объекты бар, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин.

«Синоптиклар бу атна ахырына кадәр салкын һава торышы вәгъдә итә. Социаль өлкә идарәсе җитәкчеләреннән, социаль объектларны карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директорыннан объектлардагы хәлне бәяләвегезне һәм гариза бирү буенча ашыгуыгызны сорыйм», - диде докладчы.

Гыйниятуллин шулай ук җылылык энергетикасы предприятиеләренең ягу сезонын тәмамлауга ук киләсе ягу сезонына ремонт эшләре җәелдерелүен искәртте. Хәзерге вакытта «Татэнерго» АҖнең 1, 2 һәм 4 нче җылылыкүткәргечләре ремонтлану сәбәпле, файдалану туктатылган, алар үзәкне һәм шәһәрнең көньяк сәнәгать өлешен җылылык белән тәэмин итә. Аларга 92 социаль объект тоташтырылган, әмма җылылык бирүнең техник мөмкинлеге юк.

Шулай ук «Казэнерго»ның 41 котельнаясын туктаттылар һәм ремонтка керештелщр. Аларга 40 социаль объект тоташтырылган. Барлыгы Казанда 855 социаль өлкә учреждениесе бар. Шушы 132 объекттан кала, калганнарында җылылык җибәрү өчен техник мөмкинлекләре дә бар, дип белдерде Гыйниятуллин.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, түрәләргә мөрәҗәгать итеп, җылы һава торышы булганчы казанлыларның өйләрендә кайнар суны сүндерүне мөмкин кадәр туктатып торырга кушты.

Искәртик, 3 майда шәһәр хакимияте салкын һава торышы аркасында балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә җылылык бирүне яңартырга карар кылды. Шундый ук карарны бүген Түбән Кама һәм Менделеевскида кабул иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100