news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 26 йорт ишегалдын төзекләндерү төгәлләнгән

Быел ишегалларын төзекләндерү программасы нигезендә 94 объектта эш башкару каралган.

Казанда 26 йорт ишегалдын төзекләндерү төгәлләнгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Казанда 26 ишек алдын төзекләндерү төгәлләнгән. Хәзерге вакытта 28 объектта төзелеш-монтаж эшләре бара. Бу хакта Татарстан юл транспорты баш идарәсе директоры Эдуард Данилов җиткерде.

Спикер сөйләвенчә, быел ишегалларын төзекләндерү программасы нигезендә 94 объектта эш башкару каралган. Аерым алганда, 180 йорт алды мәйданы һәм кварталлар эчендәге 230 мең квадрат метрдагы 30 кварталга керү юлын төзекләндерү каралган.

“Эшләрне 30 августка төгәлләү ниятләнә, – дип билгеләп үтте Эдуард Данилов. – Милекчеләр торак ширкәтләре белән бергә эшлибез. Барлык мәсьәләләр хакында ишегаллары җыеннарында, шунда яшәүчеләр белән берлектә сөйләшенә”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100