news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 26 авторның әсәрләре кергән «Күңелгә илһам керә» китабы тәкъдим ителде

Казанда 26 авторның әсәрләре кергән «Күңелгә илһам керә» китабы тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

20 декабрь көнне «Ногай» кунакханә комплексының «Китап Club» ресторанында Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Күңелгә илһам килә» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китап-альманахка төрле яшьтәге 26 авторның әсәрләре тупланган.

«Татарстан китап нәшриятының архивында шактый кулъязмалар җыелган. Һәрбер мөрәҗәгатьне канәгатьләндереп, һәрбер гаризага җавап итеп, китап бастырып булмый. Шушы хәлдән чыгу өчен, Татарстан китап нәшрияты соңгы 4 елда китап-альманахлар чыгара. Бу альманахларга ел саен 20-30 кеше керә: иҗатчылар, каләм әһелләре, яшьләр, өлкәнрәкләр, күп еллар китап чыгара алмаучы каләм ияләре дә бар. Алар классик шагыйрьләр дә түгелдер, халык арасында исемнәре дә бик яңгырамыйдыр, ләкин бик сәләтле авторлар», – ди язучы Галимҗан Гыйльманов.

Альманахларның максаты шагыйрьләрне халыкка күрсәтү һәм авторларның үзләрен Язучылар берлегенә, укучыга, әдәбиятка игълан итүе.

«Альманахка 26 автор керде. Алар арасында соңгы елларны узган «Глаголица», «Иделем акчарлагы» бәйгеләрендә гран-при алган кызларыбыз да, шул ук вакытта лаеклы ялга чыгып иҗат итүчеләр дә бар. Алар арасында Язучылар берлеге әгъзалары да очрый. Мәсәлән, быелгы альманахка Флера Ибраһимова, Дания Нәгыйм, Ринат Мәннан керде, чөнки китапның сыйфатын, әһәмиятен бераз үстерергә дә кирәк. Китапка авторлар турында белешмәләр һәм аларның иҗатларыннан сайлап алынган иң яхшы текстлар кертелде», – дип өстәде Галимҗан Гыйльманов.

Кичәгә авторлар үзләре дә килгән иде. Алар арсында: Тәслимә Низами, Рушания Гыйләҗева, Людмила Аланлы, Ринат Мәннан, Люция Әблиева, Надия Вәлиева, Алмаз Әхмәтгалиев, Айзирәк Гәрәева-Акчура, Марсель Шәрапов һәм башкалар.

«Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә эшләнелгән «Күңелгә илһам килә» китабында шигырьләрем икенче тапкыр бастырыла. Башта «Безнең гасыр авазы» китабында чыккан иде. Бу альманахка минем төрле темаларга кагылышлы шактый күп шигырьләрем керде. Татарстан китап нәшриятына шагыйрь булып тумаган, әмма шагыйрь буласы килгән кешеләргә, шигырь язучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәтемне җиткерәм», – ди Әтнә районында яшәп, иҗат итүче Надия Вәлиева.

«Минем шигырьләрем Татарстан китап нәшриятында чыккан җыентыкларның бөтенесендә дә бар. Әлеге җыентыкка минем 20ләп шигырем керде, әмма мин хикәяләр, пьесалар язам. Моңарчы үземнең «Бәхет юллыйм» дигән китабым чыккан иде. «Алма бакчасы» дигән пьесам Арча районының мәдәният йортында куелды», – ди Арча язучысы Марсель Шәрапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100