news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2,5 меңгә якын йортсыз кеше исәпләнә

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы секциясе утырышы узды, ул билгеле бер яшәү урыны булмаган затларның хокукларын яклау проблемаларына багышланган иде. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кеше приюты» социаль тернәкләндерү үзәге мәгълүматлары буенча, Казанда гына да 2,5-2,7 мең йортсыз кеше исәпләнә, аларның 80 проценты – ир-атлар.

Мохтаҗлар турында билгеләр Вәкаләтле вәкил аппаратына турыдан-туры да, «ГЛОНАСС+112» системасы аша да килә. Һәр очрак буенча профильле ведомстволар белән берлектә эш алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot