Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 25 мең кешелек экорайон проектына халыкара бәйге игълан ителде
Торак һәм җир кишәрлекләрен сатудан кергә акча бөлгенлеккә төшкән Татарстан банклары кертемчеләренә ярдәмгә тотылачак.
(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Оксана Романова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Казанда төзеләчәк тәүге экорайонның концепция һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйге игълан итте. Торак һәм кишәрлекләрне сатудан кергә акча бөлгенлеккә төшкән Татарстан банклары кертемчеләренә ярдәмгә тотылачак.
Бу - Казанда шәһәр яшәешеннән аерылып торган беренче эксперименталь экорайон булачак, - дип аңлатты Песошин. “Әлеге проект нәтиҗәсендә Республика ярдәм фонды тулыланачак һәм банкларның уңышсыз эшчәнлеге аркасында зыян күрүчеләр ярдәм алачак”, - диде Алексей Песошин.
Экорайон Киров районындагы элеккеге артиллерия складларының 759 гектарлы мәйданының бер өлешендә калкып чыгачак. Моңа склад мәйданнарының дүрттән бер өлеше тотылачак. Йортлар биш катлы һәм күп фатирлы булачак. Мәйданның өчтән бер өлешендә шәхси торак йортлар булачак. Әлегә бу план гына, шуңа күрә үзгәрешләр булуы да мөмкин, дип белдерде Премьер.

Башлангыч исәпләүләр буенча, экорайон концепциясе тормышка ашса, әлеге территориядә 20 – 25 мең кеше яши алачак.
Аның шәхси йортлар булган өлеше өч-дүрт ел эчендә төзелеп бетәр, дип күзаллана.
“Без Россия һәм чит ил белгечләрен берләштергән консорциумнарда катнашырга чакырабыз. Архитекторларны гына да түгел, маркетолог, икътисадчыларны да”, - диде “Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский.

Алексей Песошин Татарстан Президентының бәйгедә жюри рәисе булу карарын кабул итүен җиткерде.
“Яңа район, Идел белән Аккош күле экопаркы арасындагы экозона кебек урында булмыйча, Казанның тагын кайсы урынында булыр? Кешеләр торак түгел, ә яшәү рәвеше сатып ала. Бу мегапроект Казанны бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк. Яңа район яңа кеше тәрбияләячәк”, - дип белдерде мэр Метшин.
ТР Президенты ярдәмчесе, Республика ярдәм фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов сүзләренчә, Казанның экорайонында шәхси йортлар төзү өчен кишәрлекләр күпләп ел ахырында сатыла башларга мөмкин. 2019 елда биредә яши башлаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз