news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 24 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

Юл һәлакәте кичә көндез Раздольный тыкрыгындагы 2б йорты каршында булган.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 24 яшьлек кызны машина бәрдергән, шофер авария урыныннан качып киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көн уртасында Раздольный тыкрыгындагы 2б йорты каршында билгесез машина йөртүче юл аркылы чыгып барган 24 яшьлек кызны бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән.

Нәтиҗәдә, кызның аяклары сынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100