news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 24 яшьлек егет һәм кызның үле гәүдәләре табылган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). 2014 нче елның 6 нчы ноябре кичендә Казан шәһәрендә Вишневский урамы буенча йортта югарыдан егылып төшкән 24 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе табылган. Моннан тыш, йортның 7 нче катында гомуми кулланылыштагы балконда муенына пычак кадалган 24 яшьлек ир-ат гәүдәсенә тап булганнар. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч фаразга караганда, ир-ат йөргән кызы янына кунакка килә, алар арасында тавыш чыга, аннан соң икесе дә балконга чыга. Монда ханым дустына пычак чәнчи, аннан үзе 14 нче катка менеп, аска сикерә.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100