Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 24 млн сумлык бизәнү әйберләре урлаган зәркән челтәре хуҗасы суд каршына басачак
Эшкуар Татарстанда сату өчен бизәнү әйберләренә заказ биргән, аларны сатып җибәргән, әмма контрагентлар белән исәп-хисап ясамаган.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Казанда 24 миллион сумлык бизәнү әйберләре урлаган зәркән челтәре хуҗасы суд каршына басачак. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерүчеләрнең мәгълүматлары буенча, «Аурум Ювелир Восток», «Аурум Ювелир Запад» һәм «Чудесный Ларец» предприятиеләре хуҗасы 2015 елның июленнән 2017 елның мартына кадәр Татарстанда сату өчен зәркән эшләнмәләр алып кайту турында килешүләр төзегән.
Товарны алганнан соң, эшкуар аны сатып җибәргән, әмма контрагентлар белән исәп-хисап ясарга «оныткан».
Ул үз гаебен танымый.
Эшкуарга карата «Аеруча зур күләмдәге мошенниклык» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше Казанның Вахитов районы судына тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз